-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2021, 14:43

Радий Хәбиров Баймак районы башлыгына рәхмәт белдерде

Республика Хөкүмәтендә узган чираттагы оператив киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, республикада янгынга каршы махсус режим һәм гадәттән тыш хәл режимы бетерелгән.

Радий Хәбиров Баймак районы башлыгына рәхмәт белдерде
Радий Хәбиров Баймак районы башлыгына рәхмәт белдерде

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр итте. Режим һава торышы начар булу сәбәпле, кайбер муниципалитетларда гамәлдә булды.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров муниципалитетта янгыннарны сүндерү вакытында Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминевның гамәлләренә уңай бәя бирде.

- Иң киеренке вакытлар үткәндер, дип саныйбыз, чөнки яңгырлар да явып китте. Баймак районында авыр драматик хәл. Анда 12 чакрым киңлекне иңләп янгын барды. Мин Фәнис Габдрәшитовичка (Әминев - район башлыгы) бик рәхмәтле, менә ул маладис, кирәк чакта ярдәм сорады, - дип шәрехләде ул.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 6 сентябрьгә республикада 1 530 гектар мәйданда өч табигый янгын гамәлдә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: