-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2021, 21:10

Уфада Яшьләр йорты эшли башлаячак

6 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә Уфада ачылырга әзерләнгән Яшьләр йортын тулыландыру турында тәкъдимнәрне җиткерергә кушты. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, анда иң иҗади һәм актив иҗтимагый оешмалар эшләргә тиеш.

Уфада Яшьләр йорты эшли башлаячак
Уфада Яшьләр йорты эшли башлаячак

Исегезгә төшерәбез, мондый үзәкне булдыру турында сүз волонтёрлар белән онлайн-очрашу вакытында барды. 2020 елның июнендә Яшьләр көненә багышланган “Без бергә” бәйрәм фестивалендә Башкортстан Башлыгы әлеге объектны урнаштыру өчен Уфаның тарихи үзәгендә Пушкин урамы, 86 адресы буенча бина сайлавын хәбәр итте.

- Яңа үзәктә бюрократик структуралар түгел, ә иң көчле иҗади яшьләр оешмалары, шул исәптән волонтёрлар һәм төзелеш отрядлары булу бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: