+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 13:15

Педофилларга - гомерлек төрмә!

Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкиле Анна Кузнецова педофиллар өчен гомерлек җәза кертергә тәкъдим итте.

Педофилларга - гомерлек төрмә!
Педофилларга - гомерлек төрмә!

"Без елдан-ел балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаятьләр өчен җәзаны катгыйлату өчен көрәшәбез. 2018 елдан Дәүләт думасында закон проекты карала, ул педофиллар өчен гомерлек җәза һәм балаларның хәвефсезлеген арттырырга тиешле башка чараларны күздә тота. Без документны эшләүдә катнаштык, күп кенә ведомстволардан хуплау алдык. Тагын нинди аргументлар китерергә кирәк? Шунысы сәер: бу елларда без кем белән көрәшәбез соң? Бу документның нигә кирәклеге кем өчен аңлашылмый әле? "- дип, балалар омбудсмены сүзләрен китерә ТАСС.

Педофиллар өчен җәзаны катгыйландыру мәсьәләсе Кемерово өлкәсенең Киселевск шәһәрендә ике 10 яшьлек укучы кызның вәхшиләрчә үтерелүеннән соң күтәрелде. Балаларны ташландык йортта үле килеш таптылар. Күзәтү камералары буенча кибеттә укучы кызларга тәм-томнар сатып алган җинаятьтә шикләнелүчене тота алганнар. Ул элек педофилия өчен хөкем ителгән 41 яшьлек ир булып чыккан. Ир гаебен таныган.

Фото: Максим Серков / NGS42.RU

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: