-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 21:30

Радий Хәбиров: “Көндезге уникедән, төнге уникегә кадәр эшләр идем”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда төрле тармакка кагылган сорауларга җавап бирә. Кешеләр социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать иткән сораулар да яңгырады.  

Радий Хәбиров: “Көндезге уникедән, төнге уникегә кадәр эшләр идем”
Радий Хәбиров: “Көндезге уникедән, төнге уникегә кадәр эшләр идем”

“Иртәгез ничек башлана? Каһвә, музыка һәм зарядкаданмы?” — дигән сорауга Радий Хәбиров болай җаваплады:
“Иртә миңа бик авыр бирелә. Авырлык белән уянам. Каһвә бар. Музыка юк. Мин шулай корылганмын. Мөмкин булса, көндезге уникедә эшне башлап, төнге уникегә кадәр эшләр идем”.
Республика Башлыгы соңгы арада нәни улының бик иртә уяна башлавын әйтте, һәм баланың аңа иртән уңай тойгылар бирүен билгеләде.
Әлбәттә, кешеләр республика Башлыгының балалары турында да сораулар бирде. Күпләр Хәбировларның уртанчы улларын WorldSkills Russia чарасына алып баруын исәпкә алган. Ләкин фотога төшкәндә аның битен күрсәтмәгәннәр. Бу махсус эшләнгәнме? Радий Хәбиров моның махсус эшләнүен әйтте.
“Бала әле бәләкәй. Үсәр, бу дөньяга керер көннәре алда”, — диде.
Соруларга җавап биреп, республика Башлыгы үзенең им-томнарга ышанмавын, балыкка йөрергә яратмавын, күбрәк тарихи китаплар укырга яратуын әйтте.
Туры эфирда җәмәгать киңлекләре турында да сорау бирделәр. Радий Хәбиров кечкенә төзекләндерелгән матур ихатага да, парковкага да, зур паркларга да шатлануын, гомумән, барлык җәмгыять аралыкларының аны сөендерүен билгеләде. Программа кысаларында тагын 22 районда тирә-якны матурлау мөмкинлеге булачагын билгеләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: