+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2021, 10:26

Син бу дөньяга кирәк идең, Руслан...

Яшь ирне бөтен шәһәр халкы белә иде.

Син бу дөньяга кирәк идең, Руслан...
Син бу дөньяга кирәк идең, Руслан...

Кичә Нефтекама дәваханәсендә яшь эшкуар, "Алло" телефоннар кибете хуҗасы Руслан вафат булган. Ир 28 августта мотоциклда куркыныч авариягә эләгеп комага киткән иде.

Юл-транспорт һәлакәте көндез Нефтекамада булган, Руслан үз эшләре буенча йөргән чакта аның байкер мотоциклын "Лада Ларгус" йөртүчесе үткәрмәгән. Руслан берничә метрга очып барып төшә, исән кала, ләкин бик җитди баш җәрәхәте ала, соңрак баш мие шешүе дә теркәлә. Аңа баш сөяге трепанациясе таләп ителә. Дуслары һәм якыннары Санкт-Петербургтан тәҗрибәле анестезиолог-реаниматолог тапканнар һәм хәтта самолет өчен зур күләмдә акча җыйганнар. Ләкин 7 сентябрь иртәсендә Русланың йөрәге түзми, тибүеннән туктый.

Аны бөтен шәһәр белгән - ул актив рәвештә социаль челтәрләрдә сәхифәләр алып барган, смартфоннар кибетен ачкан, һәрвакыт зуррак максатларга омтылган. Русланның туганнары һәм якыннары бу хәлгә һаман ышанмый.

- Син бу дөньяга кирәк идең. Нигә киттең? - ди дуслары.

- Авыр туфрагың җиңел булсын. Син иң яхшысы идең! Мин сине үлем тырнагыннан суырып алыр өчен соңга кадәр тырыштым! Син безнең йөрәкләрдә мәңгегә, - дип яза аның якын кешесе.

Бүген, 8 сентябрьдә, Руслан белән Краснокама районының Воробьево авылында саубуллашалар.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: