-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2021, 13:07

Балалар бакчасы һәм сукбай...

"Аның бәдрәфе дә, аш-су, йокы бүлмәсе дә шунда бергә".

Балалар бакчасы һәм сукбай...

Уфаның Орджоникидзе районында яшәүче хатын балалар бакчасы янында яшәүче бомж турында белдергән.

Мөрәҗәгатьне хатын-кыз республика Башлыгы Радий Хәбировның электрон кабул итү бүлмәсе сайтында калдырган. Хатын сукбайның Ульяновлар урамындагы йорт янында үзенә торак коруына ачулана. Шунысы игътибарга лаек, нәкъ йорт каршында гына балалар бакчасы урнашкан.

- Аның бәдрәфе дә, аш-су, йокы бүлмәсе дә шунда бергә. Ул банкалар, пакетлар, чүпрәкләр һәм башка чүп-чар җыеп алып кайта. Биредә - антисанитария. Хәзер салкыннар башлана, һәм ул безнең подъездга кереп җылына башлаячак. Чара күрүегезне сорыйбыз, - дигән хатын.

Әлеге хәлне Уфаның Орджоникидзе районы җитәкчеләренә тикшерергә туры киләчәк.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова