-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2021, 19:15

Башка башлангычларга илһам бирә

Бүген республикада үзенчәлекле, матур бәйрәм билгеләнә — Милли кием көне үтә.

Башка башлангычларга илһам бирә
Башка башлангычларга илһам бирә

Милли кием — милли сыйфатны чагылдырган бер билге генә түгел, ә халыкның зур тарихын, рухи күәсен күрсәткән дәлил дә. Халыкның яшәү рәвеше, көнкүреше, эчке дөньясы тышкы кыяфәтендә чагыла. Шуңа да борынгы заманнардан алып кешегә бер караш ташлау белән аның нинди милләттән икәнен билгеләп булган.

Милли кием көне уңаеннан Бөтендөнья башкортлары корылтае Эльвира Ишморатованың «Stikhia» яшь кызлар һәм хатын-кызлар өчен халыкара проект белән бергә башкаланың эре сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә чаралар оештырды. Оештыручыларның берсе, Бөтендөнья башкортлары корылтае әгъзасы Ләйсән Мостафина әйтүенчә, башкорт яшьләре арасында сәләтле, булдыклы иҗади шәхесләр байтак.

«ПЛАНЕТА» сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган милли кием дефилесы ачык тамашага әверелде, сәүдә үзәгенә килгән кешеләрне, шәһәр кунакларын, милли кием һәм аның заманча чагылышлары белән кызыксынучыларны җәлеп итте.

"Мега" сәүдә үзәгендә исә милли киемгә бәйле күргәзмә оештырылды. Катнашучылар арасында башкорт милли бизәнү әйберләре эшләүче Дилара Асаинова да бар.

— Милләтебезнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге безнең кулда. Шушы изге уй белән без башкорт бизәнү әйберләрен эшли башладык. Туган телебезне, холык-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятебезне үстерү өчен Милли кием бәйрәме— зур табыш, — ди Дилара.

Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: