-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2021, 09:40

Чишмәдә ярминкә гөрләде!

Чишмә районы хакимияте алдындагы мәйданда ”Урындагы, сыйфатлы. Үзебезнеке” ярминкәсе үтте. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр күптөрле продукция тәкъдим итте — йомырка, алмадан башлап тере балыкка кадәр. Балыкны Ар авылыннан шәхси эшкуар алып килгән.

Чишмәдә ярминкә гөрләде!
Чишмәдә ярминкә гөрләде!

Бал сатылучы палаткалар да күп булды. Ямалдан алып кайтылган Себер эрбете үсентесе, ашлык, камыр ашлары, тәмләткечләр дә сатылды.
— Бал кортлары үрчетү һәм бал продукциясе җитештерү белән 45нче сезон шөгыльләнәм. 200 бал корты гаиләсе тоткан елларым да булды. Яшем олыгаю сәбәпле, хәзер 150гә кадәр кыскарттым. Ярминкәдә минем өчен иң мөһиме аралашу һәм даими клиентларымның килүе, продукцияне сату. Минем балны күпләр белә, шуңа ул рекламага мохтаҗ түгед, — ди Иске Муса авылыннан 67 яшьлек Гамбәр Гәрәев.
Әлбәттә, ярминкәдә матурлыктан башка да мөмкин түгел. Үзе эшләгән беләзекләрне, милли бизәнгечләрне Ар авылыннан Фәнүзә Бикамова тәкъдим итте.
Бер палаткада чишмәлеләр бушлай юридик ярдәм дә ала алды. Ә мәйданда балалар өчен бәйрәм гөрләде. Алып баручы һәм аниматорлар нәниләргә төрле уенар, табышмаклар тәкъдим итте.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: