+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2021, 11:13

Килегез, катнашыгыз!

Бүген республикада Милли кием көне!

Килегез, катнашыгыз!
Килегез, катнашыгыз!



Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм - ул кием генә түгел, ә бәлки халык турында сөйли торган зур тарих. Аны, шулай ук гореф-гадәтләрне һәм йолаларны сакларга кирәк. Ул, милли үзенчәлекнең ачык "индикаторы" буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә.

Бөтендөнья башкортлары корылтае Милли кием көнендә Уфа шәһәренең эре сәүдә үзәкләрендә кызыклы чаралар оештыра.

"Планета" сәүдә-күңел ачу комплексында 13:00 – 15:00 сәгатьтә милли киемнәрдә дефиле узачак. Анда этник кием һәм бизәкләр дизайнеры, "Жемчужина Агидели" башкорт милли киемнәре коллекциясе авторы, төрле фестивальләр һәм конкурслар җиңүчесе Идел Хәкимов ; "Хомай" дефиле театры," Эксклюзив"," Салават" ательесы, дизайнер-стилист Римма Байтимерова, танылган модель Эльвира Ишморатова һәм башка иҗат коллективлары катнашачак.

Музыкаль өлешне танылган алып баручы Газиз Әбделмәнов бизәячәк, шулай ук биредә бәйрәм тематикасы буенча төрле файдалы мәгълүмат белергә, уеннарда катнашырга һәм дизайнерлардан призлар отарга мөмкин булачак.

"Мега" сәүдә үзәгендә милли киемгә багышланган күргәзмә оештырылачак. Шулай ук башкаланың барлык танылган мәйданчыкларында кызыклы чаралар узачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: