+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2021, 18:15

Ковид чоры үзгәрешләренә ничек бирешмәскә?

Өченче Бөтенрусия «Урал аръягы-2021» инвестицион сабантуенда медиасессия узды. Чарада катнашучылар «Киңкүләм мәгълүмат чаралары, власть һәм җәмгыять күзлегеннән ковид чорының өндәмәләре» темасына фикер алыштылар. Әлеге секцияне «Аргументы и факты» нәшрият йорты оештырды.

Ковид чоры үзгәрешләренә ничек бирешмәскә?
Ковид чоры үзгәрешләренә ничек бирешмәскә?

Сессиянең модераторы, Русия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет каршындагы Мәгълүмат иреге һәм журналистлар хокуклары буенча мониторинг үзәге җитәкчесе Александр Алымов билгеләп үткәнчә, бүгенге көн чынбарлыгы яраклашырга кирәк булган күп кенә яңа эшләр алып килгән. Әмма матбугат чаралары эшчәнлегенә кагылышлы башка өлкәләрдә дә үзгәрешләр бар. Медиасфера вәкилләре үзләренең төрле карашларын әйтте һәм ачык мисаллар китерде.
«Аргументы и факты» нәшрият йортының баш мөхәррир урынбасары Индира Кодзасова басманың чикләү чараларын ничек кичерүләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узган ел Ленинград өлкәсендә локдаун вакытында төбәк районнары арасында хәрәкәт ябылган. Шуңа бәйле рәвештә, Санкт-Петербургта һәм өлкәдә, гадәттә, 90 мең данәгә җиткән тираж, чикләүләр шартларында кимегән. Әмма чикләүләр кимүгә, тираж башлангыч күрсәткечләрне кире кайтарган.
— Гәзит — тотрыклылык символы, без укучыларга кирәк, моны чикләүләр исбатлады. Шуңа күрә гәзитләрнең кайчан үлүе турындагы сорау көн тәртибеннән төшерелергә тиеш, - диде Индира Кодзасова.
Әмма ул коллегаларының игътибарын чикләүләр вакытында аеруча кискен торган проблемага юнәлтте. Аерым алганда, сүз бүген блогерларның киңкүләм мәгълүмат чараларыннан “икмәкне” тартып алуы турында барды, чөнки блогерларга аудитория дә, реклама бирүчеләр дә актив бара. Шулай ук блогерларга «тыеланганны» рекламаларга да була, ягъни киңакүләм мәгълүмат чараларына ярамаганны. Шуңа бәйле рәвештә Индира Кодзасова «кыр»да бер кагыйдә буенча уйнарга кирәк, дип саный.

Русия Федерациясе Президенты каршындагы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары советының элеккеге рәисе, «Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында» закон авторларының берсе, хокук яклаучы Михаил Федотов видеоконференция элемтәсе аша медиасессиядә катнашкан коллегасы белән килеште, бу проблема, чыннан да, бар. Әмма ул блогерлар үз блогларын киңкүләм мәгълүмат чаралары буларак терки алмый, дип аңлатты, чөнки блог ул — аккаунт, сайт түгел.
Сессиядә катнашкан Русия Журналистлар берлеге секретаре Юлия Загитова әйтүенчә, локдауннан соң 500дән артык масс-медиага кагылган тикшеренү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 50 киңкүләм мәгълүмат чарасын ябарга туры килгән.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52659

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=52659

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: