+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2021, 17:15

Уфа инфраструктурасын үстерү буенча тавыш бирү дәвам итә

Башкортстан башкаласында сораштыру дәвам итә, ул Уфа халкының шәһәр инфраструктурасын үстерүнең өстенлекләре турында фикерен ачыкларга тиеш. Тавыш бирү Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Стратегик тикшеренүләр институты белән берлектә башкалабызның 450 еллыгы алдыннан ачылды.

Уфа инфраструктурасын үстерү буенча тавыш бирү дәвам итә
Уфа инфраструктурасын үстерү буенча тавыш бирү дәвам итә

Шәһәрнең йөзенә битараф булмаган һәркем ufa450.ru сайтына күчеп алар фикеренчә гамәлгә ашырылуын хупларга кирәк булган проектны сайлый ала. Тикшеренү нәтиҗәләре муниципалитетка һәм республикага Уфада яшәүчеләр өчен нинди проектларны һәм чараларны билгеләргә ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә сайтта 1000нән артык кеше тавыш биргән инде. Сораштыру 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: