-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2021, 13:25

Радий Хәбиров Сибай халкын Шәһәр көне белән котлады

10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибай халкын Шәһәр көне белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров Сибай халкын Шәһәр көне белән котлады
Радий Хәбиров Сибай халкын Шәһәр көне белән котлады

- Барлык Сибай халкын бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрвакыт мин сезнең янга рәхәтләнеп киләм. Без бергә катлаулы заманнарны үттек, шәһәрдә авыр экологик хәл дә булды. Без коронавирус пандемиясе чорында яшибез һәм эшлибез. Сибайның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен бергә хәл итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Бүген без шәһәрнең үзгәрүен күзәтәбез. Биредә яңа парклар, скверлар, юллар пәйда була. Икътисад, кешеләрнең хезмәт хаклары акрынлап үсә. Ә республика Хөкүмәте сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Чөнки Сибайда һәм Урал арьягында хезмәт сөючән, ышанычлы һәм лаеклы кешеләр яши. Бәйрәм белән!

Төбәк җитәкчесе шулай ук "Голос Зауралья. Дети" шоу-проектының икенче сезонында җиңүчене бүләкләде. 200 мең сумлык сертификат Сибай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Карина Таҗетдиновага тапшырылды.

Бәйрәм башланыр алдыннан Радий Хәбиров «Урал арьягы-2021» өченче Бөтенрусия инвестиция сабантуе хөрмәтенә истәлек плитәсен салуда катнашты. Тантаналы чарада республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов катнаштылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: