Русиянең берничә төбәгенә бернинди чаралар да күрелмәсә, 2035 елга су кытлыгы яный, дип белдерде Русия Фәннәр академиясенең Су проблемалары институты фәнни җитәкчесе Виктор Данилов-Данильян.
Галим сүзләренә караганда, тоташ алганда, Русиядә су җитәрлек, ил су запаслары буенча дөньяда икенче урында тора һәм Бразилиядән генә калыша. Әмма су ил буйлап тигез бүленмәгән. Илнең Европа өлеше су запасларының 20 процентын гына ала, шул ук вакытта биредә халыкның һәм предприятиеләрнең 80 проценты тупланган.
- Русиянең Европа өлеше 2035 елга инновацияләр кертмәсә һәм елгаларны пычратудан сакламаса, су белән катастрофик хәл көтелә, — ди Данилов-Данильян.
Ул Кырым, Калмыкиянең, Краснодар һәм Ставрополь крайларының, Ростов, Волгоград, Курган һәм Ырынбур өлкәләренең дефицит зонасында икәнлеген атады.
Фото: РИА Новости сайтыннан.