-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2021, 20:55

Благовещенда "БЛАГОbike" велофестивале үтте

Благовещенда җиденче тапкыр традицион "БЛАГОbike" велофестивале үтте. Аның авторы һәм оештыручысы булып СИБУРның "Яхшы эшләр формуласы" конкурсы җиңүчесе "Кванториум Башкортостана-СИБУР" балалар технопаркы тора.

Благовещенда "БЛАГОbike" велофестивале үтте
Благовещенда "БЛАГОbike" велофестивале үтте

Фестиваль көчәя бара. Чарада 500дән артык катнашучы теркәлгән, кунакларны һәм тамашачыларны санамаганда, бу, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк. Моңа 3 яшьтән узган балалар да, 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар да керә.

Традиция буенча ул велоузыштан башлана. Катнашучылар финишка - Зур утрауга килгәннән соң, анда рәсми ачу тантанасы булды. Биредә аларны конкурс өчен әзер мәйданчыклар, бәйрәм сәхнәсе һәм дәртле музыка көтә иде. Катнашучыларны Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов сәламләде, аларга җиңү һәм актив ял теләде.

"Велосипедны иң экологик транспорт төрләренең берсе буларак популярлаштырырга, гаилә велоспортын, шулай ук волонтерлык мәдәниятен үстерергә тиешле искиткеч оештырылган чара. Мондый фестивальләр актив кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруның гомум максаты берләштерә, - дип шәрехли бәйрәм кунагы, 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин.

Барлык этапларда да җиңүчеләрне призлар көтә иде, ә төп бүләк лотерея уйнату барышында 431нче санлы катнашучыга эләкте. Ул 3нче мәктәп укучысы Станислав Зырянов булып чыкты.

«Фестивальгә ел саен дусларым белән киләм, без вакытны бик яхшы үткәрәбез. Мин безнең шәһәрдә велоспорт һәм сәламәт яшәү рәвеше хуплауларына шат", - ди ул.

Фото: Благовещен районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: