+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2021, 15:03

Җылысы да исәптә булсын!

Уфада ягып җылыту, кар чистарту һәм кышның башка мәсьәләләре буенча эшләр буенча штаб төзелә.

Җылысы да исәптә булсын!
Җылысы да исәптә булсын!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкала хаимиятенә шундый штаб булдыру турында тиешле йөкләмә бирде.

"Штабның төп бурычы - җылыту, кар чистарту һәм башка коммуналь проблемалар буенча халык мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирүдән гыйбарәт. Социаль киеренкелек таралуга юл куймас өчен бу проблемаларны хәл итәчәкбез», — дип белдерде Башкортстан Хөкумәтендәге оператив киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Гайфуллин.

Аның сүзләренә караганда, халыктан гаризалар штабка элемтәнең дүрт каналы буенча киләчәк. Җылыту чорында Уфаның гражданнарны яклау идарәсе базасындагы Бердәм колл-үзәгенә 277-09-11 телефоны буенча шалтыратып, ЕРКЦ һәм ресурс белән тәэмин итуче оешмалар офисларына яки мэрия сайтында («Уфа зимняя») вкладкасы һәм телеграмма-бот ярдәмәндә мөрәҗәгать итәргә була.

Әлеге элемтә каналлары аша алынган барлык гаризалар да мөрәҗәгатьләрнең бердәм реестрында системалаштырылачак.

Беренче этапта колл-үзәктә 12 оператор эшләү планлаштырыла.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров фикеренчә, Уфа шәһәре хакимияте шәһәр үзәгендә бина бүлеп бирергә тиеш. Кешеләр ярдәм сорап ЕРКЦ офисларына гына түгел, ә турыдан-туры шунда мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия була ала.

«Бурычыгыз - халыкны сезне күрә алмас дәрәҗәгә алып барып җиткермәү. Бу - муниципаль бурыч", — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Уфа мэры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Марат Гайфуллин докладын тыңлап.

Ә чираттагы җылыту сезонын 16 сентябрьдә ачу планлаштырыла. Башлана...

Фото: euroradio.fm

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: