+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 15:46

Балага этләр һөҗүм иткән...

Нәтиҗәдә, 11 яшьлек бала инвалид булып кала язган. Аны хәзер җитди операция көтә.

Бу коточкыч хәл Иглиндә булган. Мәктәптән кайтып барганда 11 яшьлек балага өч эт һөҗүм иткән. Аллаһка шөкер, бу хәлне 34 яшьлек ир-егет күреп калган һәм этләрне куып җибәргән. Әмма барыбер баланың бер аягы җитди җәрәхәтләнгән. Бирегә килгән табиблар баланы дәваханәгә алып киткән. Беренчел мәгълүматларга караганда, аны җитди операция көтә.

Бу хәл турында урындагы халык "ВКонтакте"дагы "Подслушано Иглино" төркемендә язган. Анда язылганча, моңа кадәр дә этләр балаларга һөҗүм иткән булган.

Төркем әгъзалары язуынча, бу хәл турында урындагы җитәкчелеккә хәбәр ителгән. Хәзер бу хәл контрольгә алыначак.

Фото: Башньюс сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: