17, 18 яки 19 сентябрьдә, сайлау көннәренең берсендә, тавыш биргән төбәк халкы үз сайлау участокларында ташлама белән товарлар сатып алырга яки хезмәт алырга мөмкинлек бирүче “Рәхмәт” акциясенең махсус беләзеген ала алачак.
- Анда катнашырга теләүче эшкуарлар саны елдан-ел арта. Партнер предприятиеләр төрле товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итә, шул исәптән сәламәтлек саклау, даруханә, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, музейлар, фитнес-үзәкләр. Нигездә, акция 19 сентябрьдә гамәлдә булачак, әмма ташламалардан файдалану сроклары төрле партнерларда төрлечә, кайберләрендә алар ел ахырына кадәр гамәлдә. Партнерларның җентекле исемлеге белән, мәсәлән, безнең төбәктә Сибай шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында танышырга мөмкин булачак, - ди Сибай шәһәре хакимиятенең икътисади үсеш һәм сәүдә бүлеге әйдәүче белгече Надежда Мелехина.
Уфада партнерлар исемлеге 300 оешмага җитә. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда акциядә уртача 40тан 70кә кадәр оешма катнаша.
- Быел Туймазы шәһәре һәм районында “Рәхмәт” акциясендә 49 предприятие һәм оешма катнаша, тавыш бирүчеләр өчен бер тапкыр түләүсез хезмәт күрсәтеләчәк. Безнең театр да катнаша. Тавыш бирүчеләр үз участокларында беләзекләр алачак. Безнең театрга 18 һәм 19 сентябрьдә килә алачак, 12 сәгатьтә безнең артистлар катнашлыгында театрлаштырылган концерт була, - ди Туймазы дәүләт татар драма театры директоры Руслан Вахитов.
Инде традициягә әйләнгән «Рәхмәт» акциясе Уфа, Уфа районы, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама, Благовещен, Бөре, Сибай шәһәрләрендә һәм республика районнарында үткәрелә. Акцияне оештыручылар арасында: Уфа шәһәре Эшкуарлар берлеге, Стәрлетамак шәһәре Эшкуарлар ассоциациясе, «Башкортстан Республикасы эшкуарларының һөнәри берләшмәсе» берлеге, шәһәр һәм районнарның башка эшкуарлык берләшмәләре.
Муниципалитетларда кәгазь беләзекләр таратылачак көннәр һәм сәгатьләр расланган инде. Исемлек белән акциянең рәсми сайтында рахмат102.рф танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, аларның саны чикләнгән.
Фото: bash.news