+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 14:20

Гражданнарны торак белән тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәлә

Республикада гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү ничек бара? Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә фикерләрен җиткерде.

Гражданнарны торак белән тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәлә
Гражданнарны торак белән тәэмин итү – әһәмиятле мәсьәлә

“2019 елда, Башкортстан Хөкүмәте гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын эшләгәндә, без бу проблеманы 2025 елның көзенә тулысынча хәл итәчәкбез, дип исәпләгән идек. Ул вакытта без 2017 елга кадәр авария хәлендә дип табылган йортларны исәпкә алдык. Аннан соңгы елларда мондый биналар күбәйде, билгеле, алар картая. Шул ук вакытта уен кагыйдәләре шундый ки, без яңа ачыклаган авария хәлендәге йортларны күчерүгә федераль финанслауны әлегә гамәлдәге программаны тәмамлый алмыйбыз, ул – 2025 елга кадәр сузылган программа. Шуңа күрә без аны тизләтергә һәм билгеләнгән сроктан 1,5 елга иртәрәк тәмамларга булдык. Киләсе этапка мөмкин кадәр тизрәк керешү өчен.

Тизләтү турындагы карарны кабул итү генә аз. Аны Мәскәү белән дә килештерергә кирәк. Финанслау бит, нигездә, федераль. Башкала коллегаларын ышандыру өчен зур эш башкарырга - республиканың акчалары да, ресурслары да, административ мөмкинлекләре дә барлыгын исбатларга туры килде.

Инде быел ук Торак-коммуналь хуҗалык фонды тулы сумманы бирәчәк, элек 2025 елга кадәр исәпләнгәнне.

Әлбәттә, начар хәлдә булган барлык йортлар да программага эләкмәгән. Бу - бөтенләй яшәү мөмкин булмаган минимум. Без алар белән танышу белән үк бу эшне дәвам итү турындагы мәсьәләне федераллар алдына кую мөмкинлеге туачак.

Гражданнарны сыйфатлы торак белән тәэмин итү - бу безнең өчен беренчел әһәмияткә ия мәсьәлә. Моңардан башка республиканың илнең иң уңайлы төбәгенә әверелүе турында сөйләүнең гомумән мәгънәсе юк”, дип язды Андрей Назаров “Фейсбук”та.

Фото: “Фейсбук”та.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: