Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 09:53

Ике корбан - ат һәм кеше...

Тагын икәү дәваханәдә.

Ике корбан - ат һәм кеше...
Ике корбан - ат һәм кеше...

Белорет шәһәре янындагы юл һәлакәтенең ике корбаны бар. Авария 13 сентябрьдә кичен сәгать җиде тирәсендә булган, дип хәбәр итәләр төбәк Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитетынан.

Учалыда яшәүче 20 яшьлек кеше "KIA Spectra" руле артында Белорет - Учалы - Миәс трассасының дүртенче чакрымында атны бәрдергән. Аның белән бәрелешкәч, машина кюветка чыгып очкан һәм капланган.

Машина йөртүче егет алынган җәрәхәтләрдән медиклар килгәнче үк үлгән. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Аннан башка машинада тагын 19 яшьлек икәү булган. Алар зыян күргән һәм дәваханәгә салынган.

Фото: ufa.kp.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас в