+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 18:06

Ирне өч көн коллыкта тотканнар...

Әмма аның газаплары моның белән генә дә чикләнмәгән әле.

Ирне өч көн коллыкта тотканнар...
Ирне өч көн коллыкта тотканнар...

Уфада шаккаткыч вакыйга булган. Урындагы кеше көчләү корбаны булуы турында белдергән.

Уфада яшәүче ир кичне ике егет белән үткәрергә булган. Ләкин кунакларның берсе иргә ошамаган. Арытаба алар арасында конфликт барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, кунаклар өч тәүлек буе ирне фатирда бикләп тота. Биредә алар аны көчләгән һәм аның ничек кимсетелүен башкаларга фаш итү белән янаган. Дәшмәячәкләре өчен алар зыян күрүчедән 500 мең сум таләп иткән.

Ир-егеткә көчләүчеләргә зур күләмдә акча бирергә туры килгән. Алар аны тынычлыкта калдыргач, ир полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар. Әлегә ике бертуганга карата "Вымогательство" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәзер Тикшерү комитеты "җенси характердагы көчләү гамәлләре" мәддәсе буенча тагын бер җинаять эше ачу мәсьәләсен карый.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: