+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 11:35

Мотоблок шоферы исерек булган...

Мишкә районындагы җитди авариядә бала да зыян күргән.

Мотоблок шоферы исерек булган...
Мотоблок шоферы исерек булган...
Башкортстанның Мишкә районында әнисе белән улы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәннәр. Җитди нәтиҗәләргә китергән авария 13 сентябрьдә теркәлгән.


Рәфәнде авылының Шоссе урамында 51 яшьлек “ГАЗель” йөк машинасын йөртүче каршы яктан килүче "SADD" мотоблогы белән бәрелешкән. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 22 яшьлек мотоблок шоферы, 49 яшьлек хатын һәм аның 13 яшьлек улы якындагы дәваханәгә озатылганнар.


“Мотоблок шоферының исерек хәлдә булуы мәгълүм, медицина тикшеренүе нәтиҗәсе 0,410 мг/л тәшкил иткән", — дип белдерде Башкортстанның ЮХХДИ хезмәткәрләре.
 


Фото: ГИБДД по РБ

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: