+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2021, 16:55

Тәрәзәдән үзе сикергәнме, әллә...

Башкала урамындагы коточкыч хәлгә берничә кеше шаһит булган.

Тәрәзәдән үзе сикергәнме, әллә...
Тәрәзәдән үзе сикергәнме, әллә...
Уфаның Әй урамындагы 18/1нче күпкатлы йорт янында 55 яшьлек хатынның җансыз гәүдәсе табылган. Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, коточкыч вакыйга берничә кешенең күз алдында булган. Рәсми расланмаган мәгълүматларга караганда, үлгән кешенең психик авырудан җәфаланган булуы мөмкин.

"Русия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе тарафыннан хатынның үлем шартлары ачыклана. Әлегә аның үлеме криминаль характерда булуын раслаучы фактлар ачыкланмаган", - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Күптән түгел мондый хәл Степан Злобин урамындагы торак йортта булган иде. Анда 40-45 яшьләр тирәсендәге хатын тәрәзәдән егылып төшкән. Бу вакытта шул урыннан коляскалы яшь әни узып барган булган...

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: