+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2021, 12:20

"Аек авыл" конкурсына кушылыгыз!

Башкортстанда "Аек авыл-2021" республика конкурсы старт ала.

16 сентябрьдә бәйгене әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булачак. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры, оештыру комитеты рәисе Максим Забелин, Дәүләт Җыелышы-Крылтай Рәисе урынбасары, "Бөтендөнья башкортлары корылтае" Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башкалар катнашачак.

Быел ярышта һәр районнан торак пунктлар санының 50 проценты катнашыр, дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, узган ел әлеге чара муниципалитетларда зур кызыксыну уятты, республика конкурсында катнашу буенча актив эш алып барылды.

Былтыр конкурска старт август аенда бирелде, ә ноябрь ахырына кадәр муниципаль этап узды, анда 54 район катнашты.

Сүз уңаеннан, 2020 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча конкурсның приз фонды 10 тапкыр арттырылды.

«Аек авыл – 2021» республика конкурсын оештыручылар — Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы), Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм республиканың башка ведомстволары.

Конкурсны оештыру буенча чаралар Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә тормышка ашырыла.

Республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы буенча старт алган «Аек авыл» конкурсы аек яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголизмны профилактикалау буенча эш алып барыла торган урыннарны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлтелгән. Проектта катнашуга аек яшәү рәвешен пропагандалаучы журналистлар, эстрада йолдызлары җәлеп ителә. Проблеманы хәл итүгә җәмәгатьчеләр генә түгел, ә урындагы һәм дәүләт власте органнары да кушыла.

16 сентябрьдән "Аек авыл" конкурсының район этабына гаризалар кабул итү рәсми рәвештә башлана. «Районның аек авылы» исеменә дәгъва итүчеләр эчкечелеккә каршы көрәш буенча чаралар үткәрергә, агарту эшләре алып барырга тиеш. Бәйгенең беренче этабына нәтиҗәләр презентация материалларын бәяләү нигезендә муниципаль районның оештыру комитеты тарафыннан ясала. Катнашучылар тарафыннан проектларны халык алдында яклау да күздә тотыла.

Фото: bashinform

"Аек авыл" конкурсына кушылыгыз!
"Аек авыл" конкурсына кушылыгыз!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: