+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2021, 15:01

Балта, ватык шешә һәм мәхәббәт...

Хатын очраклы рәвештә генә исән калган.

Балта, ватык шешә һәм мәхәббәт...
Балта, ватык шешә һәм мәхәббәт...

Башкортстан Югары суды Баймак районы кешесен үтерү максаты белән үзенең хатынына һөҗүм итүдә гаепле дип таныды. Аны суд залында сак астына алганнар, дип хәбәр иттеләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.

Бу хәл узган елның декабрендә булды. Элек хөкем ителгән кеше, үтерү белән янап, үзенең элекке сөйгәненең аркасына һәм башына пыяла шешә һәм балта белән суккан.

Республика Югары судының апелляция инстанциясе, гаепләнүченең хатынны үтерү максаты белән аңа балта белән һөҗүм итүе һәм аның актив каршылык күрсәтүе, шаһитлар ярдәме аркасында гына җинаятьче ниятен ахырына кадәр җиткерә алмавы турында прокуратура дәлилләре белән килеште.

Ир-атны 6 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Җәзасын ул катгый режимлы колониядә үтәчәк.

Фото: reporter.si

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: