Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь , 09:45

Сайлау участокларында хәвефсезлек ничек тәэмин ителәчәк?

Башкортстандагы сайлау участокларында COVID-19дан хәвефсезлекне ничек тәэмин итәчәкләр?

Фото:bashinform.ru

Кушнаренко районының Иске Кормаш авылындагы 2482нче сайлау участогы секретаре Юлия Басыйрова участок комиссиясенең 6 кешедән торуын сөйләде.

Аларга ковидка каршы саклану чаралары: куллар өчен антиспетик, перчатка, битлек, ручка һәм махсус экран биргәннәр, алар аша сайлау бюллетеньнәре тапшырылачак.

Участок комиссиясе әгъзалары белән ковидка каршы чаралар үтәлеше буенча инструктаж үткәрелгән, шулай ук тавыш бирүнең саклык чаралары, социаль дистанция үтәлүен тикшерү максатында биналарда сайлау буенча өйрәнүләр уздырылган.

Автор:Фануз Хабибуллин