+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2021, 12:05

Үсмер янып үлгән...

Бүген төнлә Учалы районында коточкыч фаҗига булган.

Үсмер янып үлгән...
Үсмер янып үлгән...
Учалы районының Иске Байрамгол авылындагы торак йортта янгын чыгып, фаҗига булган. Бу хәл бүген төнлә булган, дип хәбәр итә Гаддәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгынны сүндерүгә МЧСның 9 хезмәткәре һәм өч техникасы җәлеп ителгән, башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Урынга беренче булып районның ирекле янгын командасы килгән. Йортны тулысынча ут ялмаган булган.

"Кызганычка каршы, янгын урынын тикшерү барышында 2006 елгы үсмернең гәүдәсе табылган. Янгынның сәбәбен һәм килеп чыккан хәлләрне тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе ачыклый. Урында Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы үткәрелә”, — дип хәбәр иттелер ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: МЧС

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: