17, 18 яки 19 сентябрьдә, сайлау көннәренең берсендә, тавыш биргән төбәк халкы үз сайлау участокларында ташлама белән товарлар сатып алырга яки хезмәтләр алырга мөмкинлек бирүче “Рәхмәт” акциясенең махсус беләзеген ала алачак.
Уфада партнерлар исемлеге 300 оешмага җитә. Башка шәһәрләрдә һәм районнарда акциядә уртача 40тан 70кә кадәр оешма катнаша.
- Быел Туймазы шәһәре һәм районында “Рәхмәт” акциясендә 49 предприятие һәм оешма катнаша, тавыш бирүчеләр өчен бер тапкыр түләүсез хезмәт күрсәтеләчәк. Безнең театр да акциядә катнаша. Тавыш бирүчеләр үз участокларында беләзекләр алачак. 18, 19 сентябрьдә Туймазы татар дәүләт драма театрында “Рәхмәт” акциясе чикләрендә “Күңелләргә тула көз моңы” исемле театрлаштырылган тамаша күрсәтеләчәк. Тамаша ике көндә дә 12.00 cәгатьтә башлана, - ди Туймазы дәүләт татар драма театры директоры Руслан Вахитов. - Бәйрәм чарасы җыр-биюгә, юморга бай булмакчы. Тамашаны моңлы җырлары белән Башкортстанның халык артистлары Айрат Солтанов, Маргарита Сидорова, Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Латыйпова, Данил Нурыйханов, Рәсилә Сәлимгәрәева, артистлар Динара Вахитова, Әлфия Шәйдуллина, Гөлназ Ибәтуллина, Фирдүс Гәрәев, Рөстәм Шәйхумов бизәячәк. Алсу Вәлиева башкорт, татар, көнчыгыш биюләрен башкарачак. Бәйрәмне театрыбызда быел гына эшли башлаган яшь артистлар Илсур Миңнегалин белән Алсу Сәйфуллина алып барачак. Тамашада Лилия Искуҗинаның “Өч мәхәббәт тарихы”, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”, Владимир Жеребцовның “Тау астында тал елый”, Илшат Йомагуловның “Ятлар белән чуалсаң...” әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, көз хакында шигырьләр, сынамышлар, әйтемнәр яңгыраячак.
Бүгенге көндә театр кызу репетицияләрдән гөрләп тора. Артистларыбыз репетицияләргә җитди тотынган. Сайлау көннәренә багышланган акция Туймазы халкы күңеленә җылы бөркер, күтәренке кәеф өстәр, дип өметләнәбез.
Инде традициягә әйләнгән «Рәхмәт» акциясе Уфа шәһәре һәм районы, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Октябрьский, Нефтекама, Благовещен, Бөре, Сибай шәһәрләрендә һәм республика районнарында үткәрелә. Акцияне оештыручылар арасында: Уфа шәһәре Эшкуарлар берлеге, Стәрлетамак шәһәре Эшкуарлар ассоциациясе, «Башкортстан Республикасы эшкуарларының һөнәри берләшмәсе» берлеге, шәһәр һәм районнарның башка эшкуарлык берләшмәләре.
Муниципалитетларда кәгазь беләзекләр таратылачак көннәр һәм сәгатьләр расланган инде. Исемлек белән акциянең рәсми сайтында рахмат102.рф танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, аларның саны чикләнгән.
Фото: bash.news