- Без сезнең белән бик катлаулы вакытта яшибез: әле коронавирус белән көрәшәбез, әле катлаулы социаль-икътисади проблемаларны хәл итәбез. Ләкин мин шуны әйтергә телим: бу юлны сезнең белән бергә узабыз, ярдәм итәбез һәм бер-беребезгә ышанабыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Мин сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, йортыгызга игелек һәм иминлек телим. Алга, Уфа! - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук шәһәр халкын "Хабиров командасы" вәкилләре Эльвира Аеткулова, Павел Качкаев, Рөстәм Әхмәдинуров һәм Рафаэль Мәрданшин сәламләде.
Уфалылар өчен башкорт эстрадасы йолдызлары, концертның хедлайнеры - тамашачылар яраткан Элвин Грей чыгыш ясады.
Фото: "Башинформ"