-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2021, 12:28

Урманга алып чыгып, келәм белән каплап киткәннәр...

Абыйлы-энеле җинаятьчеләргә хөкем карары чыгарылды.

Урманга алып чыгып, келәм белән каплап киткәннәр...
Урманга алып чыгып, келәм белән каплап киткәннәр...

Башкортстанда ике бертуганга хөкем карары яңгаратылды.

Бер ел элек 27 яшьлек Денис һәм 33 яшьлек Артур Архиповлар танышлары Фаткуллин белән "Вишневый дом" ширкәтендә бакча йортында спиртлы эчемлекләр кулланган. Ниндидер мизгелдә Денис белән зыян күрүче арасында конфликт килеп чыга. Моңа абыйсы Артур да кушыла: Ул пычак алып, Фаткуллинның күкрәгенә һәм корсагына кимендә биш тапкыр суга. Үч алуга Денис та кушыла - ул кайчы белән коралланып шулай ук иргә һөҗүм итә.

Гаепләнүчеләр пычак һәм кайчы белән кимендә 27 тапкыр, башка предмет белән 9 тапкыр корбанның күкрәгенә, муенына һәм тәненең башка өлешләренә суккан. Алынган җәрәхәтләрдән тегесе урында үлгән. Икенче көнне абыйлы-энеле мәетне өйдән урманга алып чыгалар да, шунда келәм белән каплап калдырдылар.

Суд ир-атларны гаепле дип таба: Дениска -16, Артурга - 18 ел иректән мәхрүм итү, шулай ук зур гына күләмдә мәрхүмнең якыннарына акча түләтү карарын чыгарган. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: