-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2021, 10:50

Актер Ефремов: “Сулау авыр, вакыт-вакыт буылам...”

Актер Михаил Ефремовның адвокатлары судка хөкем карарын йомшартуны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Актер Ефремов: “Сулау авыр, вакыт-вакыт буылам...”
Актер Ефремов: “Сулау авыр, вакыт-вакыт буылам...”

Мәскәүдә икенче кассация суды исерек килеш юл-транспорт һәлакәте ясаган актер Михаил Ефремов эше буенча хөкем карарын йомшартмады. Ефремов үзе утырышта видеоэлемтә буенча катнашкан, хәзер ул Белгородта колониядә.

Хөкем карарының законлы булуына шикаять белән актерның адвокатлары мөрәҗәгать иткән. Алар Ефремовның үз гаебен тануын, ә колониядә бер генә кисәтү дә алмавын дәлилләгән. Өстәвенә, хөкем ителүченең сәламәтлеге дә борчылу тудыра. Адвокаты сүзләренә караганда, Ефремов күптән түгел сезонлы аллергия аркасында Квинке шешенүе кичергән. Прокуратура җәзаны йомшартуга каршы килгән. Ведомствоның дәлиле буларак, элек актерның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тарттырылуы ачыкланган.

Судка мөрәҗәгать белән Ефремов үзе дә чыгыш ясаган. Ул хәмер белән мавыга башлавының сәбәбен якыннарының үлемен авыр кичерүе белән аңлаткан. Актерның башта – әнисе, ә аннары “Современник” театры җитәкчесе Галина Волчек вафат булган. Актер аңлатуынча, болар барысы да исерек килеш юл-транспорт һәлакәте ясауга китергән. Колониядә аның бума авыруы кискенләшкән. Артист сүзләренчә, аның гаиләсе дә авыр хәлдә.

- Монда, колониядә, мин кылган гамәлемне аңладым. Сергей Захаровның образы мине бер генә минутка да ташламый, һәм мин аның җанын тынычландыру өчен дога кылам, — дигән Ефремов. — Гаиләм, балаларым минем аркада авыр хәлдә калды. Мин иректә яхшы гына акча эшләдем, ә хәзер алар миңа тәмәкегә, баландадан башка нәрсәләр ашый алу өчен болай да аз акчаларыннан өлеш чыгарырга мәҗбүр. Кызганычка каршы, монда минем бума чирем кискенләште. Сулау авыр, вакыт-вакыт буылам. Мондый срокны утыру авыр булыр дип куркам...

Тик кассация суды Михаил Ефремовка хөкем карарын йомшартмады. Колониядә ул җиде ел ярым уздырачак.

Фото: russian.rt.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: