+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2021, 14:17

Радий Хәбиров Уфада яшәүчеләргә «Сугыш чоры балалары» таныклыгы тапшырды

16 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Сугыш чоры балалары сәгате" кичәсендә катнашты.  

Радий Хәбиров Уфада яшәүчеләргә «Сугыш чоры балалары» таныклыгы тапшырды
Радий Хәбиров Уфада яшәүчеләргә «Сугыш чоры балалары» таныклыгы тапшырды

«Родина» кинотеатры фойесында Бөек Ватан сугышы елларында туган өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелган иде.

Очрашу барышында республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, быел төбәк дәрәҗәсендә сугыш чоры балалары статусы закон белән ныгытылды. Март аенда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итте һәм төбәк Башлыгы кул куйды. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, әлегә бу категориядәге кешеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә зур булмаган ярдәм күрсәтелә алган. Бу максатларга Башкортстан бюджетыннан 189 миллион сум акча бүленгән.

- Коронавирус йогышы әлегә беркая да китмәде, шуңа күрә сәламәтлегегезне саклавыгызны сорыйм. Әгәр дә каршы күрсәткечләр юк икән, вакциналауны узарга кирәк. Мин инде бездә реанимация бүлекләрендә яки ИВЛ аппаратларында прививкалар ясаткан пациентлар юк, дип бер тапкыр мисал китердем. Алар арасында үлем очраклары да юк. Әлбәттә, вакциналанган кешеләр зарарлану очраклары да бар, ләкин алар авыруны күпкә җиңелрәк кичерә.

Сугыш чоры балалары статусы буенча без сезгә чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү хокукын беркетәбез, – диде Радий Хәбиров. - Ил белән бергә авыр сынауларга да түздегез - басуда, остаханәләрдә, заводларда эшләдегез. Нәкъ менә сез безнең икътисадка нигез салдыгыз. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!

Очрашуның ахырында Башкортстан Башлыгы республика башкаласында яшәүчеләргә «Сугыш балалары» таныклыклары тапшырды.

– Озак еллар намуслы хезмәтегез, республикабыз һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Радий Хәбиров. - Һәрберегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек телим!

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: