-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2021, 08:05

Өлгер Сәкинә

Тавыш бирү өчен сайлау участогына ул һәрчак беренче булып килә.

Өлгер Сәкинә
Өлгер Сәкинә



Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге Тəлгать Рахманов исемендəге 2нче мəктəптә урнашкан 2114нче участокка кергәндә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә үтәлә: тән температурасын үлчәп, кулларга дезинфекция үткәреп кенә кертәләр. Сак посты да бар.

- Тавыш бирүне якшәмбегә калдырмаска булдым. Лаеклы ялдамын. 34 ел ,,Ромашка'' балалар бакчасында 1нче категорияле тəрбияче булып эшлəдем. Гомум педагогик стажым - 38 ел. Менә унтугызынчы тапкыр участокта иң беренче булып тавыш бирүче булып танылдым.

Өч көн сайларга мөмкин булуы бик уңайлы. Киләчәгебез өчен минем тавыш та мөһимдер, дип исәплим. Аллаһка шөкер, вакытында пенсияләрне бирәләр, тамак тук, өс бөтен, дөньялар тыныч булсын! – диде Сəкинə Хөснетдинова.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: