+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2021, 23:35

Проблемаларны берлектә хәл итү зарур!

Кырмыскалы районында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән җанлы очрашу узды.

Проблемаларны берлектә хәл итү зарур!
Проблемаларны берлектә хәл итү зарур!

Көн тәртибенә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр чыгарылды. Әлеге чорда иң мөһимнә­ренең берсе — җылыту сезонына әзерлек. Бүген барлык ремонт эшләре төгәлләнгән, казанлыклар җылы бирүгә әзер. Хәзер инде күпфатирлы йортларда җылы системасын тәртипкә китерү эшләре генә кала. “Теплосеть” җәмгыяте вәкиле Нина Еремина бил­геләвенчә, моның өчен җавап­лылык идарәче компа­ния­ләргә, шулай ук, әгәр йортта турыдан-туры идарә итү бил­геләнгән булса, йорт буенча старосталар иңенә ята.
Кырмыскалы районында барлыгы 175 күпфатирлы йорт исәпләнә, шуларның 74е коммуналь мәсьәләләрне мөс­тәкыйль рәвештә (турыдан-туры идарә) хәл итә, калганнары — “Водоканал”, “Коммунальник”, “Стройбытсервис”, “Вектор” җәмгыятьләре карамагында.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә сораулар һәм проблемалар һәрвакыт күп. Аларның барысы да планга ярашлы хәл ителеп килә. Соңгы елларда 27 күпфатир­лы йорт­ның түбәсе, 20сенең подъездлары төзекләнде­релде. Шулай ук 10 күп­фатирлы йортның ихатасы һәм җәмәгать территорияләре төзекләндерелде, дистәләгән километр юллар ремонтланды.
Әлеге вакытта Сәвәләй авылындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә уңай үзгәрешләр кичерә – фатирларга зәңгәр ягулык килә. Бу хакта һәм башка мәсьәләләр турында район хакимияте башлыгы урынбасары Валерий Волик сөйләде. Районның “Шәһәр мохите”, “Башкортстан ихаталары”, подъездларны ремонтлау, “Урындагы башлангычларга ярдәм” кебек республика программаларында катнашуы да авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итә, байтак проблемалар нәкъ алар ярдәмендә хәл ителә, дип билгеләде ул.
Билгеле булуынча, торак-коммуналь хуҗалык һәр кеше тормышына кагыла, шуңа күрә урындагы бюджет чыгым­нарының күпчелек өлеше нәкъ әлеге тармакка туры килүе дә гаҗәп түгел. Җылыту сезонына әзерлек буенча гына 12 миллион сумнан артык акча тотынылган.
Зур әһәмияткә ия мондый очрашулар хәзер квартал саен узачак. Шуны исәпкә алып, һәр кеше үз сорауларын алдан әзерли һәм киләсе очрашуда аны бирә алачак. Әлеге форум да проблемаларны сөйләшеп, бердәм тотынып хәл иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуын күрсәтте. Чөнки байтак күркәм үзгәрешләр – шундый эшнең нәтиҗәсе. Тормышыбыз уңайлы һәм күркәм булсын дисәк, һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: