-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
20 сентябрь 2021, 16:05

Дүрт бала һәм әниләре чыгып өлгергән...

Ә бишенчесе...

Дүрт бала һәм әниләре чыгып өлгергән...
Дүрт бала һәм әниләре чыгып өлгергән...

Бүген, 20 сентябрь иртәсендә, Уфаның Калинин районында урнашкан Федоровка поселогында фаҗигагә китергән янгын булган. “Ольховое” бакчачылык ширкатендә агач йорт янган.

Урынга МЧС һәм башка ашыгыч хезмәтләрнең көчләре һәм чаралары җибәрелгән. Беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәсе килгәндә 5х5 метр зурлыктагы йортны һәм аның верандасын ут-ялкын ялмап алган, йорт түбәсе инде җимерелгән була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын вакытында автоном янгын хәбәрчесе эшли башлаган. Өйдән биш кеше – дүрт бала һәм әниләре чыгып өлгергән. Янгын вакытында 11 яшьлек малай зыян күргән, аны дәваханәгә илткәннәр. Янгын сүндерү барышында 2012 елда туган кызның гәүдәсе табылган.

Янгынның һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе, шулай ук сынау-янгын лабораториясе экспертлары эшли.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: