+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2021, 11:53

Ике сабыеның да гомерен өзде

Ир хатыны белән ачуланышканнан соң өйдән балаларын алып чыгып киткән иде.

Ике сабыеның да гомерен өзде
Ике сабыеның да гомерен өзде

Узган елның декабрендә бөтен илгә яңгыраган җинаять эшен тикшерү ахырына якынлаша. Анда Башкортстанда яшәүче ир кечкенә ике баласын рәхимсез рәвештә үтергән иде.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның 26 декабрендә Дәүләкән районында яшәүче 37 яшьлек ир хатыны белән ачуланышканнан соң алты яшьлек улын һәм бер яшьлек кызын автомобиленә утыртып, билгесез юнәлештә алып киткән иде. Тиздән балаларның да, гаилә башлыгының да гәүдәләре Дәүләкән районындагы Өршәк елгасы ярында машинада табылды. Ул вакытта Башкортстан буенча Тикшерү комитеты иргә үлгәннән соң психология-психиатрия экспертизасы билгеләп, җинаять эше кузгаткан иде.

Әлеге экспертиза нәтиҗәләре инде әзер. Моннан тыш, бик тиздән җинаять эшен тикшерү тәмамланачак.

- Әлеге хәлне тикшерү гаепләнүченең үлүенә бәйле рәвештә ябылыр. Ә экспертиза нәтиҗәләренә килгәндә, алар инде бар. Җинаять кылынган вакытта ир үз акылында булган һәм нәрсә эшләгәнен аңлаган, - ди белгечләр.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: