+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2021, 10:55

Икесенең берсе дә аягына баса алмый...

"Көтмәгәндә барысы да үзгәрде".

Икесенең берсе дә аягына баса алмый...
Икесенең берсе дә аягына баса алмый...

Стәрлетамакта яшәүче игезәкләр Булат белән Муратның әнисе волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, бу кечкенә ике сабыйга бик куркыныч диагноз куйганнар - "балалар церебраль параличы".

Булат белән Муратның аякларына басарга, хәтта мөстәкыйль адымнар ясарга да мөмкинлеге бар, әмма моның өчен балаларга кыйммәтле реабилитация таләп ителә.

- Бер яшьләре тулганчы игезәкләр башка балалар кебек үк үсте: алар шуышырга өйрәнде, йөрергә һәм сөйләшергә тырышты. Әмма бер мизгелдә барысы да үзгәрде. Әниләренең мәхәббәте һәм алар белән даими шөгыльләнүе үз нәтиҗәсен бирде, ләкин ирешелгәннәрдә генә туктарга ярамый. Мурат - бик тыныч малай, динозаврлар белән мавыга. Ләкин ул үзе генә утырмый, үрмәләми, басып та тора алмый. Булат бераз шуграк. Ул идәндә шуыша, бөтен җиргә барып җитә. Балалар йөри алачак дигән өмет бар, аларга реабилитолог белән дәресләр кирәк, - ди "Радуга" волонтеры Регина Биргулиева.

Тиздән Чиләбедә Кытайдан килгән танылган табиб-реабилитологлар пациентларны кабул итәчәк. Мурат белән Булатның әнисе малайларны шунда консультациягә һәм тернәкләндерү курсына алып барырга хыяллана. Игезәкләрдән тыш, өлкән кызын дә тәрбияләүче күпбалалы әнигә аның бәясе бик кыйммәт.

Волонтерлар бу гаиләгә 332 200 сум җыярга тырыша. Әгәр сез дә малайларга аякка басарга һәм беренче адымнарын ясарга ярдәм итәргә телисез икән, волонтерлар белән 8(919) 616-60-26 номеры буенча элемтәгә керегез, яки "Булат белән Муратка ярдәм" тамгасы белән кулдан килгәнчә өлеш кертегез.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: