-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2021, 10:15

“Бәрәкәт” изгелек орлыклары чәчә

Үткән елда республикада “Бәрәкәт” дип аталган яңа мәдәни-мәгърифәт журналы нәшер ителә башлады. Тәүдә аның хакында әллә ни хәбәр булмады, күрәсең, ялгыз кешегә үзе алып барган эшне рекламалау өчен матди мөмкинлекләр җитешмәгәндер. Әмма тиздән бу журнал төрле урында күзгә чалынды, халыктан яхшы фикерләр ишетелде.  

“Бәрәкәт” изгелек орлыклары чәчә
“Бәрәкәт” изгелек орлыклары чәчә

Башкорт телендәге “Бәрәкәт”не өйгә хәләл җефетем Фатыйма “Ихлас” мәчетеннән алып кайткан иде. Эчтәлеген бик нык ошаткан, “Өмет” гәзитендә бу яңалык өчен ихлас сөенүен белдергән мәкаләсе дә басылып чыкты. Мин дә үз иттем журналны, чөнки анда гелән күңелгә якын нәрсәләр турында языла. Әдәплелек, юмартлык, бер-береңә ярдәмчеллек, вәгьдәләргә тугрылык кебек халкыбызга хас сыйфатларны онытмаска; балаларга күркәм тәрбия бирергә, хәстәрлекле һәм эшлекле әти-әниләр булырга; яман гадәтләрдән баш тартып, тәүбә итәргә, хак юлга омтылырга өйрәтә “Бәрәкәт”. Әйе, һәркем шулар турында уйланырга тиеш, үзебезне үзебез үзгәртми торып, җәмгыя­тебезне рухи яктан савыктыра алмаячакбыз.
Журналның оештыручысы һәм баш мөхәррире – Даян Мәҗитов. Дистә ярым ел элек “Башкортостан” гәзите редакциясендә эшли башлаган ул, әле дә шунда хезмәт итә. Бу дәвердә туплаган белемен, тәҗриб­әсен журналистика өлкә­сеннән аерылмый гына җәмәгать башлангычындагы эшчәнлеккә юнәлткән. Чыннан да кирәкле, заман таләп иткән эш, чөнки халкыбыз соңгы елларда иманга кайтырга тырыша, күпләр үзенә таяныч булырдай китаплар, сорауларына җаваплар эзли. Кызганычка каршы, милли матбугатта да, әдәбиятта да халкыбызның тәрбия мәктәбе нигезен тәшкил иткән Ислам дине турында мәгълүмат җитешми. Бу җәһәттән белемне интернеттан алып, традицион диннән читләшкән яшьләребез азмы ни?
“Бәрәкәт”нең һәр санында Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте имамнары сөйләгән вәгазьләр, күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең хәдисләргә аңлатма­лары, Коръән сүрәләре­нең укылышы һәм мәгънәви тәрҗемәсе, безнең республикага исәпләнгән намаз вакыты урнаштырыла. Менә шулар гына да – бер юлдан тайпылмыйча барырга теләүчеләргә зур ярдәм. Әхлак, киң күңеллелек, яшәү мәгънәсе темаларына багышланган хикәяләр, шигырьләр дә йөрәкләрне йомшарту, сафландыру, күңелләрне кердән арындыру максатына корылгандыр.
Быел җәй Даян Мәҗитовның “Бәрәкәт ачкычы” дигән яңа журналы да дөнья күрә башлады. Шундый ук эчтәлекле басма, тик татар телле кешеләргә тәгаен­ләнгән. Мөхәрри­риятнең бу адымын да хуплыйм, чөнки мәгърифәт эшен бер телдә генә оештыру мөмкинлекләрне нык чикли, нәтиҗәдә, кирәкле фикерләр, мәгълүматлар җәмгыятебезнең зур өлешенә барып җитми. “Бәрәкәт ачкычы”нда безнең татар әдипләренең хикәяләре, шигырь­ләре басыла, телебезгә карата сөю тәрбияләү хакында языла, татар милли ашларын әзерләү тәртибе дә тәкъдим ителә. “Гомумән, башкортча журналны чыгаруга – татарлар, татарчаны нәшер итүгә башкортлар ярдәм итә, – ди Даян. – Бездә, мөсел­маннарда, милләт аеру юк, бер-беребезне күтәрергә, изгелеккә өндәргә, бергәләп зур эшләр башкарырга тиешбез. Кешеләр үз халкының тарихын, йолаларын, динен өйрәнсен, яманлыктан баш тартсын, җирдә тәртип, әдәп булсын – шул максатыбыз. Әгәр халкыбыз гыйлем, әхлакый тәрбия алса, Аллаһ безне югары күтәрер, дигән өмет бар”.
Күп бәлаләр бит динсезлектән килә. Әгәр халык дөрес яшәргә өйрәнсә, җәмгыятебезгә үзара ызгышлар, расизм, милләтчелек янамаячак, эчкечелек, наркомания булмаячак, барысы да гыйлемгә тартылачак, балаларга күркәм тәрбия биреләчәк, әти-әниләр хөрмәтләнәчәк. Мөселман кеше өендә эшсез утыра алмый, димәк, кәсепләр дә артачак.
Әйе, журналның һәр санында Даян Мәҗитов безне нәкъ әнә шундый эшлекле, булдыклы, үзеннән алда башкаларны уйлаучы геройлар белән таныштыра. Моңача күпләр мөсел­маннарны мәчеттә генә утыручы кеше дип күз алдына бастыра иде, “Бәрәкәт” стереотипларны үзгәртә башлады кебек. Бүген дин тотучы яшьләр икенче төрле: спорт белән шөгыльләнәләр, хокукый ярдәм күрсәтәләр, өйләр төзиләр, төрле юнәлештә сәүдә итәләр, медицина, мәгариф һәм фән, мәдәният, югары технологияләр өлкәлә­рендә эшли­ләр... Һәм, нинди генә тармакта хезмәт итмәсеннәр, аларның ниятләре уртак – тик яхшылык орлыклары чәчү.
Гомумән алганда, Даян Мәҗи­товны Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә тәкъдим итүләрен хуплыйм, ул мондый бәһагә лаек дип исәплим.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Ш. Ходайбирдин, М. Гафури һәм Г. Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: