+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2021, 11:45

"Кызымны уттан тартып ала алмаганнар!"

Яшь әти белән әни кайгыны бик авыр кичерәләр.

"Кызымны уттан тартып ала алмаганнар!"
"Кызымны уттан тартып ала алмаганнар!"

Уфаның Калинин районында 9 яшьлек кыз һәлак булган коточкыч янгынның нечкәлекләре билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, кичә иртәнге 10 сәгатьтә Федоровка бистәсен булды ул. Анда күпбалалы гаиләнең кечкенә генә агач йорты янды. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын инде йортны тулысынча ялмап алган, түбә ишелгән булган.

Билгеле булуынча, гаилә башлыгы иртән, гадәттәгечә, эшкә киткән, ә 39 яшьлек хатыны кечкенә балалары белән өйдә калган.

- Янгынның нәрсәдән килеп чыкканын үзебез дә белмибез. Җылытучы мич аркасында булуы ихтимал. Хатыным, янгын турында хәбәр итүче сиренаны ишеткәч, балаларны өйдән чыгарырга ташланган. Ә менә кызымны тартып алырга өлгермәгәннәр, - дип, күз яшьләрен сөртә Илнур Латыйпов.

Янгында тагын бер 15 яшьлек малай зыян күргән - пешү һәм төтен белән агулану белән ул Уфаның 18нче дәваханәсенә озатылган, аның хәлен табиблар авыр дип бәяли.

- Гаилә бик кызганыч. Шундый зур кайгы. Ир белән хатын бик әдәпле, тәрбияле, балалары да бик тәүфыйклы иде, - ди Латыйповларның күршеләре.

Хәзер янгында зыян күргән гаилә ярдәмгә мохтаҗ. Ир белән хатынның тагын 3, 4 һәм 7 яшьлек кечкенә балалары калды. Бердәнбер йортлары, бөтен кием-салымнары, документлары тулысынча янып бетте. Ир белән хатын яраткан кызларының үлемен бик авыр кичерә. Әгәр дә сез гаиләгә ярдәм итәргә телисез икән, 8 (919) 614-29-94 номерына бәйле картасына хәлегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: