+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2021, 10:01

"Юлымда барысын да җимерәсем килә..."

Аның корбаннарын җир куенына салырга әзерләнәләр.

"Юлымда барысын да җимерәсем килә..."
"Юлымда барысын да җимерәсем килә..."

Университетта атыш оештырган егет бик авыр хәлдә реанимациядә ята, дигән хәбәр килде. Аның күкрәге һәм аяк-куллары яраланган. Хәзер ул аңсыз хәлдә, ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Һөҗүм алдыннан ул социаль челтәрләрдә үз планнары турында уртаклашкан. Аерым алганда: «Тирә-якта барысы да, төштәге кебек, ясалма сыман. Һәр көн үткәндәге кебек кабатлана, барысы да башта чыңлау тавышы ишетелүдән башлана. Бөтен булмышым ачу белән тулышкан, юлымда мин боларның барысын да җимерәсем килә», - дип язган.

Ә Пермьдә бүген матәм көне, кешеләр стихияле мемориалга чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә. Табиблар университетта ату вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, шәһәргә Русиянең сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлары килде. 20дән артык кеше яраланган. Авыр хәлдәге кешеләрне якын көннәрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолетлары белән Мәскәүгә алып китәргә мөмкиннәр.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: