Пермьдәге фаҗига берничә көн инде телдән төшми. Һәм тагын бер коточкыл хәл турында ишетелде: Мәскәүдә үз әти-әнисен үтерүдә шикләнелүче 16 яшьлек үсмер тоткарланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген, 22 сентябрьдә, Поляр урамындагы фатирда егет 54 яшьлек әнисенең бугазын кискән, шулай ук 48 яшьлек әтисенә 5 тапкыр пычак белән кадаган. Ир һәм хатын җинаять урынында үлгәннәр.
Тикшерү органнары Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсенең 2 өлеше буенча шикләнелүчегә карата "ике яки аннан күбрәк кешене үтерү" буенча җинаять эше кузгаткан.
Шулай ук үсмернең берникадәр вакыт элек психиатрия клиникасында наркобәйлелектән мәҗбүри дәвалану узуы билгеле. Һәлак булган ир белән хатынның танышлары гаиләне бары уңай яктан гына телгә ала. "Гади гаилә иде. Бер-берсен яратап, хөрмәтләп яшәделәр. Улларын аякка бастырырга тырыштылар", - дип яза алар социаль челтәрләрдә.
Фото: mosaica.ru