+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2021, 18:46

Уфада "Чиста ил" автойөреше узачак

24 сентябрьдә Уфада «Экология» гомумдәүләт проектына ярдәм йөзеннән автойөреш узачак. Анда Русиянең унбер шәһәре катнаша: Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Саранск, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Камбарка, Уфа, Чиләбе һәм Екатеринбург. Тулаем алганда, автоколонна өч мең чакрымга якын юл үтәчәк.

Уфада "Чиста ил" автойөреше узачак
Уфада "Чиста ил" автойөреше узачак

«Чиста ил» автойөреше инде икенче тапкыр Русия Табигатьтән файдалану министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Быел масштаблы экологик проектка «Росзаповедцентр» һәм «Русия суы» акциясе волонтерлары кушылды.

Проект кысаларында тулы бер чаралар сериясе планлаштырылган, дип хәбәр итә республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы. Ачык ЭКОдәрес Уфаның 3нче гимназиясе мәйданчыгында узачак һәм республиканың барлык мәктәпләренә трансляцияләнәчәк. Анда балаларга калдыкларны аерым җыюны практикага кертү, «Гадел пластик»ның нәрсә икәнлеге турында сөйләячәкләр. Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга «Чүп-чар җыелу эше» дигән китап тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук "Торатау" Конгресс-холлы мәйданында узачак техника күргәзмәсендә заманча чүп ташу мөмкинлекләре күрсәтеләчәк, ә иң кечкенә катнашучылар хәтта әлеге уникаль машина руле артында утыра алачак. Шул ук вакытта проектның партнеры «Экошинсоюз» ассоциациясе файдаланылган шиналарны җыюны оештырачак, шуннан соң алар эшкәртүгә китәчәк. Җыю техника күргәзмәсе белән бер мәйданчыкта узачак. Республика халкы өчен бу - иске покрышкалардан дөрес һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә котылу өчен менә дигән мөмкинлек.

Әлбәттә, «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча адымнар турында фикер алышу да булачак. Региональ көн тәртибенә эшлекле программа да кертелгән. Диалогка хакимият органнары, бизнес-даирә вәкилләре һәм җәмәгатьчелек чакырылган.

- Бүген без, иң яшь кешеләрдән башлап, экологик мәдәният формалаштыруга зур игътибар бирәбез. Республика өчен бу - калдыклар белән дөрес эш итү юлында бик мөһим адым, чөнки нәкъ менә балачактан экологик фикерләү, мәдәният һәм белемлелек формалаша. «Чиста ил» автойөреше кысаларында «Экология» гомумдәүләт проекты ярдәмендә чаралар сериясе безнең халыкка экологияне саклау, алдынгы технологияләр кертү, калдыкларны аерым җыю ярдәмендә аңлы җитештерү һәм куллануны үстерү буенча уртак эш башкаруыбызны күрсәтә, — дип билгеләп үтте Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров. - Калдыкларны аерым җыюны кертеп, без чүпләнгән территорияләр мәйданнарын киметә алачакбыз, бу экологиягә уңай йогынты ясаячак.

Экология көне Конгресс-холл мәйданында концерт белән тәмамланачак, анда чарада катнашучыларны һәм кунакларны үз җырлары белән Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов сөендерәчәк.

Чара санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән үткәрелә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: