«Башинформ» чыганагыннан алынган мәгълүматларга караганда, каланча «Теле2» компаниясенеке булган һәм арендаланган участокта урнаштырылган. Халыкның төп канәгатьсезлеге шунда: янәсе, алардан каланча куярга рөхсәт сорамаганнар. Бер өлеше үз сәламәтлеге өчен борчылган.
Элегрәк «Ташбулат в объективе» социаль челтәрләрендә каланчаны урнаштыру турында «самовольство» контекстлы пост пәйда булган иде, "Шушы тирәдә яшәүчеләргә комачаулаячак. Җил чыкканда селкенеп торачак. Нурланыш та зарарлы», - дип язган авыл халкы комментарийларда.
Фото: bashinform.ru