-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2021, 14:08

"Мин дөньядан китәргә теләмим!"

"Ике ел элек үләргә тиеш идем инде".

"Мин дөньядан китәргә теләмим!"
"Мин дөньядан китәргә теләмим!"

Ике ел элек Уфада яшәүче Владимир Жарчинский урыныннан да торалмаган диярлек, көч-хәл белән генә хәрәкәт иткән ул. Сәбәбе - артык симезлек. Ул вакытта ирнең авырлыгы 160 килограмм булган. Шул вакытта табиблар аңа бөерендә яман шеш барлыгын әйткән. Табиблар дөреслекне яшермәгән: операция мөмкин түгел, чөнки чир инде дүртенче стадиядә, сәламәтләнүгә өмет юк диярлек...

56 яшьлек Владимир Жарчинский шул вакытта үлем белән көрәшергә булган. Башта ул дөрес туклана башлаган. Нәтиҗәдә, гәүдә авырлыгы кимеп, хәрәкәт итү мөмкинлеге барлыкка килгән. Элек Владимир култык таякларына таянып кына йөри алган. Табиблар да гомеренең санаулы гына калуына һәрвакыт ишарәли, әмма ир авыру белән көрәшүен дәвам итә.

Күптән түгел ир коронавирус белән авырый. Хәтта табиблар да аның авыруны җиңел генә үткәрүенә гаҗәпләнә.

- Авыру белән көрәшергә үземдә көч таптым. Минем тирә-ягым шундый матур, мин дөньядан китәргә теләмим! Миңа яшәү ошый, мин алга таба яшәргә телим! - ди ул.

Хәзер ир авырлыгын 90 килограммга кадәр киметеп, үзенең иптәше, сәламәт туклану буенча консультант белән марафонда йөгерергә хыяллана.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: