+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2021, 10:48

Яшүсмер йөк машинасы астына эләккән...

Ул исәнме?

Яшүсмер йөк машинасы астына эләккән...
Яшүсмер йөк машинасы астына эләккән...
Кичә, 23 сентябрьдә, Уфада йөк машинасын йөртүче 15 яшьлек кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте Вологда урамында булган.

Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, йөк машинасы руле артында 39 яшьлек шофер булган. Аның спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланмаган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, кыз светофорның тыелган сигналына юл аша чыгып барган.

Яшүсмерне медицина учреждениесенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән китерәләр. Табиблар белдерүендә, аның сәламәтлеге яхшы. Тиздән ул өенә кайтарып җибәреләчәк.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: