-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2021, 09:15

“Бахмут ник читтә кала?”

Ун ел дәүләт автобусы йөрмәгән авылда “Инцидент” системасы ярдәмендә транспорт элемтәсе тергезелде.

“Бахмут ник читтә кала?”
“Бахмут ник читтә кала?”
“Авыл халкы шәһәргә кадәр автобуслар булмау проблемасына берничә тапкыр зар­ланган, Күмертау — Бахмут автобус рейсын яңартуны сораган”, — дип хәбәр итә Республика белән идарә итү үзәге. Шәхси пассажир йөртүче әлеге маршруттан 1,5 ел элек киткән, ә дәүләт автобусы 10 елдан артык булмаган. Авыл халкына шәһәргә такси белән барып җитәргә туры килгән. Ачуы кабарган халык: “Үткенче машинада күпме йөрергә була? Безгә проблеманы хәл итәргә булышыгыз”, — дип үз проблемасы турында былтыр декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битенә язган.
Шунда ук түгел, әмма район хакимияте республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Бахмут халкына ярдәм итү мөмкинлеген тапкан. “Мәләвез филиалы хакимият белән берлектә Күмертау — Кинҗәбай маршруты буенча хәрәкәт иткән автобусның Бахмутка керү мәсьәләсен карады. Июньдә безгә бу үзгәрешне расладылар, һәм июльдән автобус авылга керә”, — дип җавап бирә “Башавтотранс” филиалының Мәләвез автотранспорт предприятиесе директоры урынбасары Владимир Михайлов.
Шушы елның 15 июленнән “Күмертау — Кинҗәбай” автобусы Бахмут авылына керә башлаган. Маршрут сишәмбе һәм пәнҗешәмбедән башка һәр көнне йөри. Юл бәясе — 50 сум, “Алга” картасы буенча 10 процентка кимрәк.
“Бер мәсьәләне хәл итәргә ярдәмләшүегезне үтенәм. Шафран бистәсенең Элеватор урамында электр баганасы кыйшайган, чыбыклары нык тартылып тора, тиздән шартлап өзеләчәк! Янгын чыкмагае. Оешмаларга бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәдек, берни дә эшләмиләр. Тикшерергә ярдәм итүегезне үтенәм”, — дип язган Әлшәй районыннан Наилә ханым.
“Башкирэнерго” предприятиесе бригадасы Элеватор урамындагы объектка чыкты. Багана канәгатьләнерлек хәлдә булу сәбәпле, аны тулысынча алыштыру урынына турылап утырттык һәм чыбыкларын яңадан суздык”, — дигән җавап килгән Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы вәкиле Елена Комаровадан.
Наилә ханым багананы төзәткәннәре өчен зур рәхмәт белдергән.
Благовещен районының Югары Изәк авылында берничә ел элек тополь агачлары посадкасын кискәннәр. Аларның төп өлешен Кроношпанга һәм пилорамага алып киткәннәр, калган вак-төякне өеп куйганнар.
“Алар шулай череп ятты. Янәшәдә югары вольтлы линия уза. Энергетикларга комачаулады да инде бу агачлар. Бөтенесе дә киселмәде, әлбәттә, вак куаклар калды. Хәзер алар ирекле рәвештә үсә, коточкыч хәл. Посадка матур иде, кешеләр гөмбә җыйды. Кискәч-кискәч, үзләреннән соң барысын да чиста итеп җыештырсыннар иде, яки бөтенләй тимәсеннәр иде. Ылыслы агачлар утыртырга телибез, ләкин шушы яшь тополь агачларын чистарту өчен күп кеше кирәк, аннары бу куакларны кая чыгарырга? Былтыр бераз чистарта башлаган идем, ләкин бер кешенең көче җитәрлек түгел”, — дип язган Василий Воронков.
“Югары Изәк авылында электр чыбыгы линиясе астында агачларны кискәннән соң калган ботакларны чистарттылар. Июнь аеннан августка кадәр подрядчы 16 бункер агач ботаклары алып чыкты”, — дип җавап биргән Благовещен районы хакимияте вәкиле Оксана Бочкарёва.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: