+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2021, 14:25

Алар - үз һөнәрләренең осталары

Радий Хәбиров, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, социаль челтәрдәге үз битендә дә язды.

Алар - үз һөнәрләренең осталары
Алар - үз һөнәрләренең осталары

Рәлиф Еникеев 1979 елдан УМПОда эшли. Ул - слесарь-җыючы. 42 ел эчендә заводта барлык двигательләрне дә танып белә, теләсә кайсы эшләнмәне сүтеп, «болтикларына кадәр» җыя ала. Рәлиф Еникеев 2016 елда заводта "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип табылды. Быел Рәлиф Риф улына «ОДК-УМПО»ның мактаулы моторлар төзүче" исеме бирелде.

Фәһим Әхмәтов - Уфаның «Гидравлика» агрегат предприятиесе цехларының 6нчы разрядлы токаре. 55 ел, уйлап карагыз әле, ярты гасырдан артык гомерен заводта эшләүгә багышлаган. Шушы еллар эчендә Фәһим Миңнезыя улы күп кенә яшь хезмәткәрләрне токарь осталыгына өйрәтте, күп кенә бүләкләре һәм хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары бар.

Владимир Романов 17 ел машина төзелеше тармагында эшли. Аңа кадәр Урал пружина заводында тимерче булган. Эше гади генә түгел, әмма Владимир Григорьевич даими рәвештә компаниядә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә. Ул предприятиенең Алтын фондына керә һәм ике тапкыр заводның «Һөнәре буенча иң яхшы эшче» конкурсы җиңүчесе була.

Сергей Егоров - «КумАПП» ремонт-механика цехының 6нчы разрядлы программа идарәсе белән станоклар һәм манипуляторлар көйләүчесе. Монда 1983 елдан бирле эшли. Сергей Валентиновичның рационализаторлык тәкъдимнәре 2020 елда предприятиегә 3 миллион сумнан артык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде.

Барлык машина төзелеше хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

Сәламәтлек һәм лаеклы эшләргә мөмкинлек телим.

Фото: vk.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: