+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2021, 10:51

"Ирем сөяркәсе белән баламны урлады"

Хокук саклау органнары да хатынга кирәкле ярдәм күрсәтә алмый.

"Ирем сөяркәсе белән баламны урлады"
"Ирем сөяркәсе белән баламны урлады"

Нефтекамада җан өшеткеч хәл булган. 32 яшьлек Галина ирен, үзенең сөяркәсе белән яшерен рәвештә алты яшьлек кызларын урлап, шәһәрдән алып киткән, дип белдерә. Хәзер яшь ана үзенә урын таба алмый, чөнки элекке ире кызы белән аралашырга да рөхсәт итми. Галина, ире баланы чит илгә алып чыгарга мөмкин, дип курка. Шулай була калса, баланы кире кайтару бик авыр булачак.

Артур белән Галина 2015 елда өйләнешәләр, апрельдә аларның кызлары туа, аңа "Эвелина" дип исем кушканнар. Тәүге елларда барысы да яхшы була, тик соңрак мөнәсәбәтләр начарлана башлый.

- Ирем миңа хыянәт итте. Аның телефонында берничә тапкыр хәбәрләр, төрле хатын-кызлардан фотосурәтләр таптым. Бу "дусты" белән даими вакыт уздыра иде, еш кына төнгелеккә кала, даими рәвештә аның белән телефоннан аралашты. Ягъни ул ир белән мөнәсәбәтләрен яшермәде дә, - ди хатын.

Быел хатын аерылышуга гариза биргән. Ул вакытка ире инде күптән Соликамскида (Пермь өлкәсе) яшәгән булган. Бала белән күрешмәгән, видеоэлемтә аша шалтыратышып, кич онлайн-уеннар гына уйнаган. Суд баланың яшәү урынын әнисе белән билгеләгәч тә Артур каршы килмәгән.

- Мин аңа беркайчан да кызы белән күрешүне тыймадым. Ләкин Артур үзе Эвелина белән күрешү теләге белән янмый иде. Бер тапкыр ул аның янына туган көненә килергә җыенган иде, ләкин кире уйлады. Баланы да миннән үч алу өчен генә урлады ул, - ди яшь әни.

Хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәч, аңа ярдәм итә алмаганнар. Чөнки рәсми рәвештә Артур ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән һәм бала белән аралаша ала.

Галина Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлегенә кызын эзләү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта алынган гариза буенча полиция балигъ булмаган кызның кайда булуын билгеләү буенча кирәкле чаралар үткәрә, - дип ачыклык керттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: