+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2021, 10:18

“Пушкин картасы” нәрсә ул?

“Пушкин картасы” – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә 1 сентябрьдән старт алган проект. Сүз “Мир” түләү системасының банк яки виртуаль картасы турында бара, аның балансында быел 3 мең сум, 2022 елда – 5 мең сум булачак. “Пушкин картасы”ннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр файдалана ала. Акчаны бары тик музейларга, театрларга һәм концерт залларына бару өчен билетларга гына тотарга була. Моңа кагылышлы кайбер мәсьәләләрне ачыклап китик.

“Пушкин картасы” нәрсә ул?
“Пушкин картасы” нәрсә ул?

Акчаны нинди максатларда тотарга була

Счетка салынган акчаларны мәдәни ялга гына тотарга мөмкин – музей, театр, галерея, филармония, консерватория һәм башка мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алырга.
Тагын бер мөһим момент – “Пушкин картасы” балансын мөстәкыйль тулыландырырга ярамый, акчалар Дәүләт картасына елга бер тапкыр күчерелә.

Чит төбәкләрдә аннан файдаланырга мөмкинме?

“Пушкин картасы” бөтен Русия территориясендә чикләүләрсез гамәлдә булачак, ягъни аны яшәгән төбәктә генә түгел, ил буенча сәяхәттә дә файдаланырга мөмкин. “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы “Мәдәният” кушымтасында сезнең геолокациягә карап, якында урнашкан мәдәният учреждениеләре тәкъдим ителәчәк.
Тагын “РФ.Культура” порталында һәм кушымтаның үзендә күрсәтелгән барлык чараларны карарга мөмкин булачак. Шул рәвешле яшь кеше “Пушкин картасы” программасына кушылган теләсә кайсы мәдәният учреж­дениесенә билет сатып алырга мөмкин. Мәскәү авылында яшәп тә, Мәскәү шәһәрендәге музейга керер өчен әлеге картаны кулланып була.
Акчага федераль, төбәк һәм хәтта шәхси мәдәният учреждениеләренә билетлар алырга мөмкин.
3000 сумны ел ахырына кадәр файда­ланмасаң, ул янарга мөмкин.

Яңа финанс инструменты 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләрнең игътибарын мәдәният учреждениеләренең кызыклы проектларына җәлеп итәчәк һәм илебезнең бай мәдәни мирасына кушылу өчен менә дигән мөмкинлек булачак.

Кайсы учреждениеләрдә?

Башкортстанда “Пушкин картасы” программасын тормышка ашыруга бүгенге көндә 21 дәүләт мәдәният учреждениесе кушылды, алар арасында 17 театр-концерт оешмасы һәм 4 музей бар. Алар:

1. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры
2. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры
3. Башкортстан Дәүләт академия урыс драма театры
4. Уфа “Нур” татар дәүләт театры
5. М. Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр театры.
6. Башкорт дәүләт курчак театры
7. Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе
8. Туймазы татар дәүләт драма театры
9. Салават башкорт дәүләт драма театры
10. Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры
11. Стәрлетамак урыс дәүләт драма театры
12. Сибай концерт-театр берләшмәсе
13. Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры
14. Нефтекама дәүләт филармониясе
15. Ф. Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык биюләре академия ансамбле.
16. “Башкортостан” дәүләт концерт залы
17. Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе
18. Башкортстан Милли музее
19. Республика Хәрби дан музее
20. Башкортстан Милли әдәби музее
21. М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт художество музее

Экспертлар советы хәл итә

Башкортстан Республикасында “Пушкин картасы” программасында теге яки бу вакыйганың катнашуы турында карар кабул итүче Эксперт советы төзелде.
Аның составына 9 кеше керде. Болар – Башкортстан Мәдәният министрлыгы, аның каршындагы мәдәният буенча Иҗтимагый совет, Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы, мәдәният һәм сәнгать дәүләт учреждениеләре вәкилләре.
Эксперт советы әгъзалары “Пушкин картасы” программасы контенты составына, PRO.культура.РФ ресурсында булдырылган экспертның шәхси кабинетында тәкъдим ителгән мәдәният учреждениесе чарасын килештерү буенча эш башкаралар.

Чаралар исемлеге кайда урнаштырыла?

Чараларның тулырак афишасы Культура.РФ һәм “Госуслуги.Культура” порталында урнаштырыла.
Программада катнашу өчен мәдәният учреждениеләренә түбәндәге шартлар куела:
махсус эш порталындагы шәхси кабинет (анда бары тик мәдәният учреждениеләре генә күренә); билетларны онлайн һәм учреждениеләр кассаларында махсус бүлеп бирелгән түләү терминалларын кулланып сату мөмкинлеге булырга тиеш.
Әмма иң мөһиме – яшьләр өчен кызыклы спектакльләр, концертлар, экспозицияләр булу. Сүз репертуарда гармонияле үсеш алган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән ил һәм чит ил классикасы әсәрләренең; милли, гомумрусия һәм дөньякүләм тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия коллекцияләрнең булуы; чараларда аудитория белән эшләүнең интерактив, мәгърифәтчелек, белем бирү һәм инклюзив форматларын куллану турында бара.

Афишалар ничек төзелә?

Мәдәният учреждениеләре “Пушкин картасы” программасында катнашу өчен чаралар афишасын үзләре төзи, алар төбәк экспертларының шәхси кабинетларына карауга җибәрелә.
Һәр төбәктә программаның эксперт советлары булдырылган һәм актив эшли. Нәкъ менә экспертлар “Пушкин картасы” программасында теге яки бу мәдәни чара катнашачагын хәл итә.
Эксперт советлары хуплаганнан соң мәдәният учреждениеләре чара турында мәгълүматны билет системасына өстиләр, ә мәдәни чара турында тулырак мәгълүмат Культура.РФ һәм “Госуслуги.Культура” порталында “Пушкин картасы” афишасына куела. Бу сезоннан башлап анда катнашучының картасы буенча йөрү мөмкинлеге туа.

Сорау-җавап

– Билетны кире кайтарырга мөмкинме?
– Әйе. Акча кире кайтарылачак, карта балансы билет сатып алынган суммага тулыландырылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу “тере” акчага әверелмәячәк – кире кайтарылган акчаларны тагын мәдәният учреждениеләренә йөрүгә генә тотарга мөмкин булачак.
– Әгәр кешенең смартфоны яисә компьютеры юк икән, аңа картаны ничек алырга?
– Картаны Почта банкы бүлегендә алырга мөмкин.
– Билетны өлешчә “Пушкин картасы” һәм өлешчә үз акчаларың белән түләп буламы?
– Әлегә юк, әмма сораулар булса, бу мәсьәлә каралачак.
– Билетны үзеңә генә түгел, ә дустыңа да алырга мөмкинме?
– Әлегә юк.

Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.
Фото Интернет челтәреннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: