-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2021, 19:30

“Яшел Башкортстан” акциясенә дәррәү кушылдык

Республикада “Яшел Башкортстан” акциясе башланды. Йолага әверелгән бу чарадан Кырмыскалы районы халкы да читтә калмый. Узган ял көннәрендә оештырылган өмәләрдә дә йөзләгән кеше катнашты.

“Яшел Башкортстан” акциясенә дәррәү кушылдык
“Яшел Башкортстан” акциясенә дәррәү кушылдык
Бу изге эшкә авылларда иртән-иртүк керештеләр. Һәрбер авыл биләмәсендә яшелләндерү урыннарын үзләре сайлады. Агач-куаклар, башлыча, парк, мәктәп, мәдәният учреждениеләре биләмәләрендә утыртылды.

Мәсәлән, Сахай авылындагы зур Ял паркын хәзер нарат, миләш агачлары бизәп торачак. Яңа Кыешкыда билгеле якташларга багышланган аллея барлыкка килде, анда һәр агач аерым бер кешегә багышланып утыртылды.
Кабак авыл биләмәсе хакимияте, Иске Кыешкы урта мәктәбе, Сихон авылының мәдәният йорты биләмәләрендә һәм “Уфа Кырымы” бистәсендә куәтле техника ярдәмендә эре агачлар утыртылды.

Бу көнне район үзәгендә дә каен һәм миләш агачларыннан торган Кырмыскалы аллеясе барлыкка килде. Кайбер йорт алды биләмәләрен дә хәзер яшь агачлар бизи.

Җир коры булуга карамастан, агачлар тиз арада тамырланып китүенә шик юк. Утыртканда мул итеп су сибелде һәм бу көннәрдә башланып киткән яңгырлар да шифасын бирер, дип ышанасы килә.

Соңгы елларда гына да районда меңләгән агач утыртылды, яңа аллеяләр барлыкка килде. Агачларның күпләре тамырланып китеп, бүген авылларыбызны бизәп тора. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Агымлагы акция барышында районда 200дән артык зур һәм 14 меңнән артык ылыслы, шулай ук каен, миләш һәм балан агачлары утыртылачак.

Агач утыртудан тыш, бу көнне парк биләмәләрен җыештыру, чүп-чар җыю, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү, зиратларны тәртипкә китерү буенча да өмәләр узды.

Фото: Авыл биләмәләренең “Бәйләнештә”ге битеннән.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: