+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2021, 14:10

Бәлане булдырмый калдылар

Ел башыннан бирле "Инцидент-менеджмент" системасына һәм Кире элемтә платформасына, электр белән тәэмин итү сыйфатына зарланып, 218 шикаять кергән.

Бәлане булдырмый калдылар
Бәлане булдырмый калдылар
«Электр тапшыру баганасы ава. Электр чыбыклары өзелү куркынычы бар. Тиешле хезмәтләргә хәбәр ителде, нәтиҗә юк. Иглин, Революцион урам».

«Олы-Теләк, Коммунистик урам, 22 йорт. Зур үтенеч - бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк, чөнки теләсә кайсы вакытта бәла килеп чыгарга мөмкин!»

Иглин һәм Олы-Теләктә авария хәлендәге электр баганалары алыштырылды. Баганалар теләсә кайсы мизгелдә ава алган, бу хакта урындагы халык социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Башкортстан ЦУРы, сигналны теркәп, аны Иглин районы хакимиятенә оператив чара күрү өчен тапшырган. Нәтиҗәдә, иске электр тапшыру линияләре баганалары сүтелгән.

Ел башыннан теркәлгән 218 шикаятьнең барысы да белгечләр профильле ведомстволар белән бергә хәл иткән.

Фото: volt-index.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: